Биш минутта кекс пешерәбез!

Биш минутта кекс пешерәбез!

Ингредиенты

  • 4 аш кашыгы он;
  • 4 аш кашыгы шикәр комы;
  • 2 аш кашыгы какао;
  • 1 йомырка;
  • 3 аш кашыгы сөт;
  • 3 аш кашыгы эретелгән ак май;
  • керамик чынаяк;
  • микродулкынлы мич.

Савытка он, шикәр комы, какао, сөт салып болгатабыз. Йомырка һәм эретелгән май өстәп яхшылап туглыйбыз.

Катнашманы эче май белән сөртелгән чынаякка күчерәбез һәм максималь көченә (1000 Ватт) көйләнгән микродулкынлы мичкә 3 минутка куябыз.

Катнашма чынаяк өстеннән күтәрелер! Әзер кекска ванилин, шикәр пудрасы яки вакланган кокос сибәбез.