“Хөппи төше” бәрәңгесе

“Хөппи төше” бәрәңгесе

Ингредиенты

  • бәрәңге – 8-9 данә;
  • ярты кишер;
  • ярты суган;
  • он;
  • үсемлек мае;
  • тоз.

Хөппи дип кушамат кушылган кичке аш пешергән булган икән. Тәрәзәдән моны күрүче берәү: “Хөппиләр төш кенә ашыйлар икән, төш кенә!” дигән. Бактың исә, ул ярылып пешкән бәрәңге булган икән. Гади бәрәңгене дә бик тәмле һәм затлы итеп пешереп була икән!

Шулай итеп әтинең авылында «Хөппи төшен» пешергәннәр икән. Элегрәк заманнарда – сугыш беткәч…

  1. Бәрәңгене чистартып икегә ярабыз. Тупас ягын онга батырып алабыз.
  2. Табага мул итеп үсемлек мае агызабыз. Ул кызгач, бәрәңгене онлы ягы белән табага тезеп чыгабыз. Өстенә тоз сибәбез. Түгәрәкләп туралган суган һәм кишер өстибез.
  3. Капкач белән каплыйбыз. Пешкәнче тотабыз.
  4. Тозлы помидор-кыяр белән бик тәмле була. Ашап бетермәгән көе, “Тагын бармы анда?” дигән сорауга әзер булып торыгыз.